
/file/msu/File / ФНС_мр4. mp4
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе искә төшерә: 2024 ел өчен салым белдерүләрендә күрсәтелгән милек салымнарын һәм НДФЛны түләү вакыты 1 декабрьдә тәмамланды.
Хәзер вакытында түләнмәгән теләсә нинди салым суммасы бурыч барлыкка китерә, ул 2 декабрьдән көн саен пенялар хисабына арта — аларның күләме Россия Федерациясе Үзәк банкының төп ставкасының 1/300 өлешен тәшкил итә. Димәк, нәтиҗәдә бурычның төп суммасын гына түгел, җыелган пеняларны да түләргә туры киләчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2025 елның 1 ноябреннән гамәлдә булган яңа кагыйдәләр буенча салым органнары бурычларны судтан тыш тәртиптә түләтергә хокуклы.