АЛАБУГАДА ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ЯҢА ЕЛ ЧЫРШЫСЫ УЗДЫ

2025 елның 29 декабре, дүшәмбе

25 декабрьдә «Манхеттен» күңел ачу комплексында «Барс» яшьләр үзәге оештырган традицион Яшьләр Яңа ел чыршысы узды.

Чара шәһәрнең актив студентларын берләштерде, аларга яңа ел алдыннан узара аралашу һәм бәйрәм кәефе тудыру мөмкинлеге бирде. Алар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтте, конкурслар һәм уеннарда катнашты. Ел дәвамында шәһәрнең социаль һәм мәдәни тормышында актив катнашкан яшьләр махсус бүләкләр алды. Чын бәйрәм атмосферасын булдырырга традицион Яңа ел персонажлары — Кыш Бабай һәм Кар кызы ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International