(1).jpg)
Хөрмәтле алабугалылар һәм шәһәр кунаклары! Сезне Яңа 2026 елны каршы алу бәйрәменә багышланган матур программага чакырабыз! 31 декабрьдә 18.00 сәгатьтә сезне Яңа елны безнең белән бергә “Яшьләр” стадионында бәйрәм итәргә чакырабыз.
Бу тылсымлы бәйрәм - якыннарыбызны җыярга, шатлыкларны уртаклашырга һәм онытылмас истәлекләр тудырырга менә дигән сәбәп.
Сезне көтә:
- “Боз һәм ялкын” Сириус боз театры чыгышы, Мәскәү шәһәре
- Концерт программасы
- Тимераяк һәм чаңгы шуу
- Биюләр һәм әйлән-бәйлән уйнау
- сәг. 21:00 бәйрәм салюты!
Барысын да көтәбез! Үзегез белән яхшы кәеф алырга онытмагыз!