




27 декабрьдә «Курше» конкурс проекты кысаларында беренче чара — «Алабуга Фест» фестивале һәм «Чебурашка» паркында шәһәр чыршысын ачу тантанасы узды. «Күрше» фестивале - «Безнең ишегалды» һәм Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрен үстерү программаларының уңышлы дәвамы. Аның төп максаты –яхшы күршелек мөнәсәбәтләрен ныгыту, уңайлы шәһәр мохите булдыру һәм ишегалларында, шәһәр мәйданчыкларда вакыйгаларны оештыру буенча аерым инициативаларга ярдәм итү.
Алабугада кунакларны Кыш Бабай һәм Кар кызы каршылады, алар балалар өчен уеннар һәм әйлән-бәйлән белән интерактив программа үткәрделәр. Яңа ел ярминкәсендә декоратив-гамәли сәнгать осталары эксклюзив сувенирлар тәкъдим иттеләр.
Төрле яшьтәге кунаклар өчен иҗади мәйданчыклар эшләде: «Барс» яшьләр үзәге педагоглары мавыктыргыч мастер-класслар оештырды, ә уен зоналарында зур курчаклар халык күңелен күрде. Яңа ел могҗизасының кабатланмас рухын тудырган шәһәрнең иң яхшы иҗат коллективлары чыгышлары белән концерт программасы бәйрәмнең аерым бер бизәге булды.
- «Татарстанда Кыш» проектының рәсми сайты: zima.tatar
- «Күрше» фестиваленең рәсми сайты: куршефест. Рф.