Алабуга һәвәскәрләр футбол лигасы җитәкчеләре Игорь Соловьев һәм Илнур Гыйльмуллин "Теләкләр чыршысы" Бөтенроссия акциясе кысаларында яшь алабугалыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар. Алар 8 яшьлек Эльзага иҗат өчен җыелма- бүләк тапшырдылар: алмаз мозаика, номерлар буенча картина һәм маркерлар. 7 яшьлек Святославка самокат бүләк иттеләр.
Мондый матур бүләкләргә балалар бик шат иде!
"Теләкләр чыршысы" акциясе дәвам итә, аңа теләгән һәркем кушыла ала ! Яңа ел-могҗизалар вакыты – Тылсымчы булырга ашыгыгыз!