
Алабугада 13 гыйнварга кадәр бәйрәм мәйданчыклары эшләячәк, алабугалылар һәм шәһәр кунаклары өчен паркларда һәм скверларда күп кенә чаралар планлаштырылган.
Гуляй паркында 1-11 гыйнварда көн саен сәг. 15:00дән 21:00гә кадәр Кыш бабайның әкияти резиденциясе эшли. Кунакка көтәбез!
Иң яшь алабугалылар өчен бушлай уен мәйданчыклары эшләячәк. 3-11 гыйнварда сәг. 12:00 дән 14:00 гә кадәр сезне "Өй янында бакча" скверында һәм "Чебурашка" паркында көтәбез.
Мәрҗани урамындагы чыршы мәйданчыгында 13 гыйнварда сәг. 17:00 дән 19:00 гә кадәр Иске Яңа елга багышланган күңел ачу чарасы узачак.