


«Кама» укыту театры каршындагы мәйданчыкта Алабуга районында яшәүче җиде төп халыкның милли колориты белән бизәлгән җиде яңа ел чыршысы урнашкан. Проект – учреждениеләрне иң яхшы бизәү конкурсында җиңүче.
Балалайкалар һәм матрешкалар, түбәтәйләр һәм хәситәләр, бал кортлары һәм курайлар, атлар һәм халык курчаклары, әкият геройлары, республикаларның истәлекле урыннары һәм герблары, флаг төсләрендәге шарлар – барысы да диярлек көллият укытучылары һәм студентлары тарафыннан ясалган. Төрле милләт вәкилләре бергәләп эшләнмәләрне кисеп, буяганнар, тегкәннәр, бәйләгәннәр…
- Киләсе ел безнең илдә Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде, - диде уку йорты директоры Людмила Рыбакова. - Һәм бу тематикага Алабуга халыкларының: рус, татар, керәшен, мари, удмурт, чуаш, мордва, башкортларның тарихын һәм мәдәниятен, гореф-гадәтләрен чагылдырган «Идел буе чыршылары» проекты бик әйбәт туры килә. Без Татарстанның барлык халыклары вәкилләрен гаиләләре белән 14 гыйнварга кадәр үзебезнең этночыршыга чакырабыз.