АЛАБУГАДА ЯҢА ЕЛ ГЫЙБАДӘТЛӘРЕ УЗАЧАК

2025 елның 30 декабре, сишәмбе

Яңа ел төнендә Алабуганың өч чиркәвендә бәйрәм литургиясе үткәреләчәк. Барлык теләүчеләрне Яңа елны гыйбадәт кылырга һәм рухи бердәмлектә каршы алырга чакыра. Алдагы 365 көнгә фатиха алып, елны күңел сафлыгыннан башлау өчен менә дигән мөмкинлек бу.

Чиркәүләрдә 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә литургияләр үткәреләчәк:

Алабуга Спас соборында литургия Яңа ел төнендә 23:40 сәгатьтә башлана. Яңа елга гыйбадәт кылу 31 декабрьдә 18:00 сәгатьтә булачак.

Менделеевск районы Тихоново авылында Изге Тихон храмында литургия 23.20 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International