ЧАҢГЫ СЕЗОНЫ АЧЫК!

2025 елның 30 декабре, сишәмбе

Бүген, яңа 2026 ел алдыннан, гадәттәгечә, Танай урманында чаңгы трассасында Кыш Бабай призына чаңгы ярышы узды.

Әлеге вакыйга ел саен спортчыларны һәм чаңгы спортын яратучыларны җыя. Ярышта спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр һәм сәламәтлек өчен вакытны файдалы үткәрергә теләүчеләр катнашты.

Ярышларда катнашкан һәркем Кыш бабай кулыннан бүләк алды!

«Татарстанда Кыш» проекты чараларының тулы афишасын рәсми сайтта карагыз: zima.tatar.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International