


«Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре кайгыртуга аеруча мохтаҗ булганнарга бәйрәм бүләк иттеләр. Яңа ел алды көннәрендә алар өйләрендә социаль хезмәт күрсәтүдә булган өлкәннәр һәм инвалидлар өчен иҗади котлаулар оештырдылар.
Үзәк хезмәткәрләре чын күңелдән үзләренең тәрбияләнүчеләренә ныклы сәламәтлек, киләсе елда бәхет һәм шатлык теләделәр!