АЛАБУГАДА КАНИКУЛЛАРГА КАЯ БАРЫРГА

2026 елның 2 гыйнвары, җомга

Алабугада каникулларга кая барырга:  

*Үзәк шәһәр чыршысы "Яшьлләр" стадионында урнашкан. Биредә тау, шугалак, кар машиналары, чаңгы, тимераяклар прокаты бар, кафе һәм бәдрәф эшли.

*Матур чыршы- Гуляй-паркта. Биредә фотозоналар, тау, янәшәдә шугалак урнашкан (Чемпион спорткомплексы янында), анда тимераякта шуарга мөмкин. Янәшәдә-берничә кафе. 10 нчы инженер-технологик лицей янында һәм "Бердәм Россия" спорт комплексы артында да ачык шугалак бар - ябык шугалак шунда урнашкан.

Балалар белән кая барырга:

*Бушлай уен мәйданчыклары: - "Өй янындагы бакча" скверында, "Чебурашка" паркында. Эш вакыты: 3-11 гыйнварда- сәг. 12:00 дән 14: 00 гә кадәр.

*"Гуляй паркында Кыш бабайның әкияти резиденциясе. Эш вакыты: 22 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр – сәг. 15:00 дән 21:00 гә кадәр.

 Шугалаклар эшли: Шишкин буалары территориясе, Мәрҗани урамы, 8 һәм Әйләнгеч шоссе, 35 арасындагы (4нче мәхәллә)  ачык мәйданчык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International