Алабуга районында янгында ике кеше һәлак булган. Төнлә Татар Дөм-Дөме авылында Габдулла Тукай ур., 2 йорт адресы буенча янгын чыгуы турында хәбәр килә. Янгын сүндерүчеләр килүгә һавада ялкынлап шәхси бер катлы агач йорты һәм аның верандасы януын күрәләр.
Янгын 66 кв. м мәйданда сүндерелгән.
Янгынны сүндерү барышында ике ир-ат гәүдәсе табылган.
Янгынның беренчел сәбәбе - тәмәке тартканда саксызлык. Күршеләре сүзләренчә, улы әтисе янына килгәндә, алар еш кына өйдә тәмәке тартканнар.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе искә төшерә:
яткан урында тәмәке тартма;
тәмәке тарту урынына көл савыты куй;
тәмәке төпчекләрен яхшылап сүндер;
янучан сыеклыклар янында тәмәке тартма;
торакка янгын хәбәрчесе куй.