АЛАБУГАДА 2026 ЕЛДА "БЕЗНЕҢ ИШЕГАЛДЫ" ПРОГРАММАСЫ КЫСАЛАРЫНДА 13 ИШЕГАЛДЫ ТӨЗЕКЛӘНДЕРЕЛӘЧӘК

2026 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе

Алабугада 2026 елда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 13 ишегалды территориясен төзекләндерәчәкләр.

Ишегалларын төзекләндерү эшләре Тойминская ур., 18 һәм 21а йортларда, Матросов ур., 3, 5, 7, 9, 11, 13; Татарстанның 10 еллыгы ур., 11, 24А, Мәскәү ур., 48 һәм Свердлов ур., 93 Б. шулай ук Бехтерево авылында Гусев ур., 25в ишегалдында планлаштырылган.

Узган 2025 елда Алабугада 25 ишегалды территориясе яңартылды.

«Безнең ишегалды» – Татарстан Республикасы Рәисенең бөтен Татарстан буенча ишегалларын комплекслы төзекләндерү һәм уңайлы һәм имин йорт яны территорияләрен булдыру программасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International