
Әгәр машинаны кар басса, аны акрынлап чистартыгыз. Башта төтен торбасын кардан арындырырга кирәк. Әгәр ул тыгылса, газлар кузовка һәм салонга эләгергә мөмкин, ә бу куркыныч. Машина кар эчендә калган һәм чыкмый икән, бу очракта әйдәп баручы тәгәрмәчләрне тулысынча тазартыгыз, алар ирекле әйләнергә тиеш. Шулай ук алар алдындагы ким дигәндә 30-50 см араны чистартыгыз. Тәгәрмәч астына келәмнәр, ботаклар, катыргы салыгыз яки, тоташуны яхшырту өчен, ком сибегез. Әкренләп кар баскан урыннан чыгыгыз: газ педален җиңелчә генә басыгыз да, бераз гына борылыш ясагыз.
Узып баручылардан үзегезгә ярдәм итүләрен сорагыз: автомобильне этеп чыгарырга яки трос белән тартып чыгарырга.
Әгәр машинаны мөстәкыйль рәвештә чыгара алмасагыз, эвакуатор чакырыгыз яки 112 номерына шалтыратыгыз.
Чыганак: https://web.telegram.org/a/#-1001510033180.