МУЗЕЙ -ТЫЮЛЫГЫНЫҢ СИРӘК КОЛЛЕКЦИЯЛӘР ГАЛЕРЕЯСЕНДӘ КЫШ БАБАЙЛАР ҺӘМ КАР КЫЗЛАРЫ КОЛЛЕКЦИЯСЕН ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР

2026 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе

Бәйрәм көннәрендә «Аверс» коллекционерлар клубы катнашучылары үзләренең традицион утырышларын Алабуга музей-тыюлыгының Сирәк коллекцияләр галереясендә уздырдылар.

Клуб җитәкчесе Җәүдәт Галимов Кыш бабайлар, Кар кызлары һәм Санта-Клауслар коллекциясен күрсәтте, бүгенге көндә алар 50дән артык уенчык тәшкил итә. Иң "карт" Кыш Бабай XX йөзнең 50 нче елларында ук ясалган.

Җитәкче шулай ук православие тематикасына металлопластика коллекциясен тәкъдим итте. Иконаларның бер өлеше XVI гасыр башына карый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International