БӘЙРӘМНӘРНЕ ҖИҢЕЛ ҖИБӘРӘБЕЗ

2026 елның 13 гыйнвары, сишәмбе

Яңа ел каникуллары артта. Организмга ярдәм итәргә вакыт. Каты диетага кискен утыру зарарлы һәм стресслы. Бер дөрес бушану көнен оештыру күпкә нәтиҗәлерәк һәм куркынычсызрак.

Бу ачлык түгел, ә ашкайнату һәм метаболизм өчен «ял». Алабуга үзәк район хастаханәсе киңәшләр бирә:

- Көнегезне ашыкмыйча һәм стресссыз уздырыгыз. Бу ял көне яки актив физик йөкләнешсез көн булырга тиеш.

-Җитәрлек күләмдә су эчегез! 1,5-2 литр чиста җылы су яки үлән чәйләре (ромашка, имбир) бик яхшы.

- Авыр ризыктан, кыздырылган, майлы, онлы, татлы, алкоголь һәм кофеиннан баш тартыгыз.

 Ач булмагыз! Көнгә 5-6 тапкыр кечкенә порцияләрдә ашагыз. Үзегезгә колак салыгыз. Баш әйләнгәндә, хәлсезлек булганда бушануны туктатыгыз һәм җиңелчә ризык (йогурт, банан) ашап куегыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International