ПЛАНЕРКАДА БҮЛӘКЛӘҮ

2026 елның 13 гыйнвары, сишәмбе

Шәһәр планеркасы кысаларында бүләкләү тантанасы узды. Башкарма комитет җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева «Иң яхшы Яңа ел бизәлеше» конкурсында җиңүчеләргә лаеклы бүләкләр тапшырды.

«Предприятиеләр, оешмалар бинасы диварлары һәм аның тирәсендәге территориянеж иң яхшы Яңа ел бизәлеше» номинациясендә:

- 3 урын өчен диплом һәм 20 мең сумлык акчалата сертификат «Эврика» балалар музей-мәгариф үзәгенә (Алабуга дәүләт музей тыюлыгы) тапшырылды;

- 2 урын өчен диплом һәм 30 мең сумлык акчалата сертификатны «Алабугагаз» эксплуатация-җитештерү идарәсе алды;

- 1 урын өчен диплом һәм 50 мең сумлык акчалата сертификат белән «Прикамнефть» НГДУ «Татнефть» ҖАҖнең «Татнефть-Табыш» структур бүлекчәсе бүләкләнде.

«Бина фасадының һәм учреждение тирәсендәге территориянең иң яхшы Яңа ел бизәлеше» номинациясендә:

3 урын өчен диплом һәм 20 мең сумлык акчалата сертификат «Кар бөртеге» 13 нче балалар бакчасына тапшырылды;

Алабуга политехника көллиятенә 2 урын өчен диплом һәм 30 мең сумлык акчалата сертификат биреләр;

1 урын өчен диплом һәм 50 мең сумлык акчалата сертификат белән Алабуга балалар йорты бүләкләнде.

«Сәүдә, җәмәгать туклануы һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү оешмасы бинасы диварының һәм аның тирәсендәге территориянең иң яхшы Яңа ел бизәлеше» номинациясендә:

3 урын өчен дплом һәм 20 мең сумлык акчалата сертификат шәхси эшмәкәр Выборнов Павел Алексеевичка («Диана» кибете) тапшырылды;

2 урын өчен диплом һәм 30 мең сумлык акчалата сертификатны шәхси эшмәкәр Баганов Станислав Геннадьевичка («РИО» сәүдә үзәге) биреләр;

1 урын өчен диплом һәм 50 мең сумлык акчалата сертификат белән шәхси эшмәкәр Фролов Эдуард Александрович («Ф утары») бүләкләнде.

«Шәхси торак йортның иң яхшы Яңа ел бизәлеше» номинациясендә

Хәбибуллиннар гаиләсе 1 урын һәм 30 мең сумлык акчалата сертификатны алды. Яңа Ел проекты «Этночыршы» Яңа Ел проекты өчен кызыксындыру бүләге Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенә 15 мең сумлык акчалата сертификат тапшырылды;

Иң яхшы «Яңа ел әкияте» проекты өчен кызыксындыру бүләге «Ләйсән» 35нче балалар бакчасына 10 мең сумлык акчалата сертификат бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International