.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Шәһәр планеркасында район башлыгы Рөстәм Нуриев Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Күпьеллык намуслы хезмәте өчен, шулай ук лаеклы ялга чыгу уңаеннан Алабуга муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән "Татарстан Республикасы Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Илиза Чернышева бүләкләнде. Илиза Рәшит кызы социаль яклау өлкәсендә 25 ел эшләгән.
Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Алабуга муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасын "Алабуга үзәк район хастаханәсе" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең баш шәфкать туташы Лилия Власова алды.
Волонтерлык эшчәнлегендә актив катнашканы өчен Алабуга муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән "Өйдә көтәләр" гуманитар штабы волонтеры Евгений Кузнецов бүләкләнде.
Алабуга муниципаль районының яшьләр сәясәтен үстерүгә керткән зур өлеше өчен Алабуга муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән "Барс" яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Евгения Шмотова бүләкләнде.