МЕДИЦИНА ЯРДӘМЕ КҮРСӘТҮ ВАКЫТЛАРЫ

2026 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Амбулатор шартларда пациентларны кабул итүне оештыру медицина оешмасының эчке норматив документлары белән билгеләнә.

Табибны өйгә чакыру өчен үз поликлиникагызның теркәлү бүлеге телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 Табиб-белгеч консультациясе (онкология һәм йөрәк-кан тамырлары авыруына шик булганда уздырыла торган консультацияләрдән тыш) пациент медицина оешмасына мөрәҗәгать иткән көннән алып 14 эш көненнән артмаска тиеш.

Онкология һәм йөрәк-кан тамырлары авыруына шик туганда, табиб-белгечкә консультация пациент мөрәҗәгать иткәннән соң 3 эш көненнән дә соңга калмыйча үткәрелә.

Әлеге вакытлар бозыла икән, үзегезнең иминият медицина компаниясенә мөрәҗәгать итегез.

 «АК Барс-Мед»та моны 8 800 500 03 03 номеры буенча (24/7, РФ буенча бушлай), сайттагы онлайн-чат аша эшләргә мөмкин. www.akbarsmed.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International