"КУРШЕ "ФЕСТИВАЛЕ КЫСАЛАРЫНДА "СТУДФЕСТ"КА ЧАКЫРАБЫЗ

2026 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе

«Күрше» фестивале кысаларында уздырыла торган «Студент Фест» чарасы, һава шартлары начар булу сәбәпле, 28 гыйнварга күчерелә.

Сезне 28 гыйнварда 13:00 сәгатьтә «Яшьләр» стадионында көтәбез.

Иҗат һәм студентлар бердәмлеге атмосферасына чумыгыз.

Сезне көтә:

- Студентлар арасында музыка, бию һәм сәнгать иҗатында үзләрен күрсәтү мөмкинлеге булган талантлар конкурсы.

 -Популяр җирле коллективлар чыгышлары белән концерт.

 - Төрле юнәлешләр буенча интерактив мастер-класслар.

- Ял һәм аралашу зоналары, анда яңа кешеләр белән танышырга һәм студентлар оешмаларыннан файдалы мәгълүмат алырга мөмкин.

- Кыйммәтле бүләкләр уйнату.

Кышкы көнне иҗат, яңа танышулар һәм уңай хис-кичерешләр белән тулы маҗарага әверелдерү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!

Үзегез килегез, дусларыгызны алыгыз- бергә онытылмаслык студентлар бәйрәме атмосферасын тудырабыз!

Тулы афиша рәсми сайтларда бастырыла:

 «Татарстанда Кыш» проекты: zima.tatar

 «Күрше» фестивале: куршефест. рф

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International