




.jpg)
.jpg)











Алабугада көрәш буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Анда 400 дән артык спортчы катнашты. Чараны ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов , ТР Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, РФ Дәүләт Думасы депутаты, ТР Көрәш федерациясе президиумы рәисе Рөстәм Кәлимуллин катнашты.
Келәмдә бөтен республиканың иң көчле көрәшчеләре татар көрәшенең милли традицияләренә тугрылыгын, осталыгын, рухи көчен күрсәтү өчен җыелды. Тамашачылар киеренке көрәшне һәм чын спорт атмосферасын күрделәр.
Республиканың иң көчле көрәшчеләре ТР билбау көрәше федерациясе президенты Расих Габдрахманов, ТР Көрәш федерациясе башкарма директоры Таһиров Марсель, ТР Спорт министрлыгы вәкиле Гатауллин Айрат, АМР Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзон кулыннан бүләкләр алды.
Район башлыгы Рөстәм Нуриев республика җитәкчелегенә спортны үстерүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Фото-Таһир Мәхмүтов.