«Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының техник яктан катлаулы товарга карата 18 маддәсе нигезендә, кулланучыга мондый товар тапшырылган көннән алып 15 көн эчендә анда җитешсезлекләр ачыкланган очракта, кулланучы сату-алу шартнамәсен үтәүдән баш тартырга һәм мондый товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 10 ноябрендәге 924 номерлы карары белән Законның 18 маддәсендә сүз барган техник яктан катлаулы товарлар исемлеге расланды.
Күрсәтелгән вакыт тәмамлангач, әлеге таләпләр түбәндәге очракларның берсендә канәгатьләндерелергә тиеш:
· җитди кимчелекне ачыклау;
· товар җитешсезлекләрен бетерүнең законда билгеләнгән вакытларын бозу;
· товарның төрле кимчелекләрен күп тапкырлар бетерү нәтиҗәсендә гарантия вакытының һәр елы дәвамында 30 көннән артык файдалана алмау.
Шуны да истә тотарга кирәк: техникага билгеләнгән бөтен гарантия вакыты дәвамында кулланучы товардагы җитешсезлекләрне түләүсез бетерү турында таләп куярга хокуклы.
5 килограммнан артык авырлыктагы эре габаритлы товарны ремонтлау, бәясен киметү, алмаштыру һәм (яисә) кире кайтару өчен китерү сатучы көче белән дә башкарыла.