2025 елда Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе тарафыннан Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына күчемсез милек белән алыш-бирешләрне шәхси катнашудан башка башкарып булмау турында 103,5 меңнән артык язма кертелде. Чагыштыру өчен: бер ел элек реестрда мондый язмалар 44, 7 мең иде.
Ведомствода искәртүләренчә, Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына мондый язманы керткәннән соң, хокук иясенең шәхси катнашыннан башка күчемсез милек объектына карата бирелгән барлык гаризалар каралмыйча кире кайтарыла. Игътибар! Әгәр күчемсез милек суд карары яки суд приставы-башкаручы таләбе буенча сатылса, тыю гамәлдән чыга.