

Татарстан Республикасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга һәм Габдулла Тукай елы уңаеннан, Алабуга музей тыюлыгының Көмеш гасыр китапханәсендә «Татарстанның шигъри горурлыгы. Татар Пушкины» күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә Г.Тукай тормышына һәм иҗатына багышланган китаплар да, әдипнең туган якка мәхәббәт, намуслылык һәм гаделлек турындагы әсәрләре дә тәкъдим ителде.
Шундый китапларның берсе – Бөек Ватан сугышы чорындагы сирәк китап басмасы – әдәбият белгече Якуб Агишевның (1899-1972) 1942 елда Казанда басылып чыккан «Габдулла Тукай-патриот» китабы.
Күргәзмәнең өстәмәсе булып Казахстан Республикасының 50 тәңкә номиналындагы истәлекле тәңкәсе (2013 ел) тора, ул «Шүрәле» әкиятенең билгеле бер мизгелен күрсәтә.
Күргәзмәне Алабуга остасы Галина Ванчеваның «Шүрәле» һәм «Утын кисүче» курчаклары бизи, алар Габдулла Тукайның иң популяр әкияте персонажлары.
Сезне Көмеш гасыр китапханәсендә (Алабуга шәһәре, Казан урамы, 59 адресы буенча) көтәбез.