



"Түбән Кама" милли паркының визит‑үзәгендә "Чыршы" табигатьне саклау акциясе кысаларында "Үз кулларың белән могҗиза" конкурсында катнашучыларның күңелгә хуш килгән чыршы күргәзмәсе ачылды. Бу чара гаилә конкурсында катнашучыларны берләштерде һәм беркемне дә битараф калдырмаган гаҗәеп эшләрне күрсәтте.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, һәр катнашучы төрле материаллардан эшләнгән уникаль чыршы тәкъдим итте. Монда кәгазь, тукыма, агач һәм табигый элементлар кулланылган иде. Һәрбер эш авторның үзенчәлеген һәм якынлашып килүче Яңа елның бәйрәм кәефен чагылдырган сәнгать әсәре булып чыкты.
Оештыручылар барысына да иҗат, фантазия һәм табигатьне саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерәләр.