Шәһәр планеркасы кысаларында бүләкләү тантанасы узды. Район башлыгы Рөстәм Нуриев лаеклы бүләкләр тапшырды.
Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Алабуга муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән 10 нчы номерлы күппрофильле лицейның биология укытучысы Резеда Салихова бүләкләнде.
Ветераннар һәм яшьләр арасында актив мәдәни-агарту эшчәнлеге, иҗтимагый эшкә иҗади мөнәсәбәте өчен Алабуга муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән «Колос» мәдәният йорты директоры Венера Вәлиева бүләкләнде.
Волонтерлык эшчәнлегендә актив катнашканы өчен Алабуга муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән «Фронтка ярдәм» инициатив төркеме волонтеры Ләйсән Кашапова бүләкләнде.