Шәһәр планеркасында район башлыгы «Адымнар-Алабуга» полилингваль белем бирү комплексы» муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесенең 10 А сыйныфы укучысы Никита Макаровны олимпиадаларда уңышлары өчен котлады.
Укучыга Россиянең беренче президенты Борис Николаевич Ельцин исемендәге Урал федераль университетының, «Мәскәү инженер-физика институты» милли тикшеренү атом-төш университетының бөтенроссия олимпиадаларында уңышлы катнашкан өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырылды.