ЗӘРКӘН ТӨГӘЛЛЕГЕ ҺӘМ ЯҢА МӨМКИНЛЕКЛӘР: БӨЕР КИСТАСЫН ЛАПАРОСКОПИЯ РӘВЕШТӘ АЛДЫРУ ХӘЗЕР АЛАБУГА ҮЗӘК РАЙОН ХАСТАХАНӘСЕНДӘ ДӘ МӨМКИН

2026 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Ювелир төгәллек һәм яңа мөмкинлекләр: бөер кистасын лапароскопия рәвештә алу хәзер Алабуга үзәк район хастаханәсендә дә мөмкин. 2025 ел Алабуга үзәк район хастаханәсенең хирургия хезмәте табиблар тәҗрибәсендә яңа юнәлеш - бөер кистасын лапароскопия ярдәмендә кисеп алу уңышлы кертелде. Әгәр элек мондый операцияләр күбесенчә республиканың эре үзәкләрендә үткәрелсә, хәзер исә алабугалыларга югары технологияле ярдәм турыдан-туры туган шәһәрләрендә күрсәтелә ала.

2025 елда безнең белгечләр шундый тугыз операцияне уңышлы уздырдылар.

Пациент өчен бу тиз тернәкләнү һәм кыска вакыт эчендә күнегелгән тормышка кайту, шулай ук шрамнарсыз  операция узу дигәнне аңлата.

Мондый катлаулы операцияләрне гамәлгә кертү медицина паркын яңарту һәм эксперт классындагы югары технологияле җиһазлар сатып алу нәтиҗәсендә мөмкин булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International