
Быел Россиядә почта индекслары системасы кертелүгә 55 ел тула. Алты санлы индекслар 1971 елда сортларга бүлүне тизләтү һәм китергәндә хаталар санын киметү өчен барлыкка килгән. Моңа кадәр хатлар адрес тексты буенча кулдан сортларга бүленә һәм бу шактый вакытны ала торган була.
Бүген индекс-маршрутның төп "маркеры": автоматик сортларга бүлү машиналары башта нәкъ менә саннарны, ә аннары инде урам һәм шәһәр исемнәрен укыйлар.
"Почта индексы-ул кечкенә саннар җыелмасы, тик аның ярдәмендә хат һәм посылкалар теләсә кайсы адресатка, дөньяның теләсә кайсы ноктасына барып җитә. Ул көн саен эшли һәм үзенең ышанычлы булуын исбатлады", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.