
Алдагы көннәрдә көчле салкыннар көтелү сәбәпле, Татарстан мәктәпләрендә укулар узмаячак. Синоптиклар фаразлавынча, якын көннәрдә һава температурасы – 35° кадәр төшәргә мөмкин. Әгәр бала өйдә кала икән, ата-аналарга сыйныф җитәкчесен аның мәктәпкә бармавы турында кисәтергә киңәш ителә.
22-26 гыйнварда температураның сизелерлек түбәнәюе көтелә. Суыклар урнаша. Якын көннәрдә термометр баганалары төнлә -21 ...-26° кадәр төшәчәк, көндез -17...-25° дип фаразлана.
24-25 гыйнварда төнге салкыннар -25...-35° кадәр җитә, көндез -18...- 24°. Дүшәмбе көнне, 26 гыйнварда, төнлә иң түбән температура - 23...-28°, урыны белән -32° кадәр төшер дип көтелә, көндез -12°...-17°.