САК БУЛЫГЫЗ! КАРА ТӨТЕН ГАЗЫ

2026 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Салкыннар башлану һәм актив җылыту сезоны башлану белән мичләрне,  җылыту һәм газ җиһазларын куллануга бәйле гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы арта.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов торак йортларда газ җиһазларын эксплуатацияләгәндә куркынычсызлыкны тәэмин итүне контрольдә тотуны көчәйтергә кушты. Тиешле бурычларны ул ТР Хөкүмәте Йортында узган атналык киңәшмәдә билгеләде.

Эшнең төп юнәлешләре:

- газ һәм вентиляция җиһазларының, электр һәм җылыту приборларының торышын контрольдә тотып, торак пунктларны патрульләү эшен көчәйтергә;

- күп балалы гаиләләрнең яшәү урыннарын, шулай ук авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрне көндәлек контрольдә тотарга.

Республикада яшәүчеләрнең гомерләрен һәм сәламәтлекләрен саклау өчен янгын һәм газ куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәүләрен сорыйбыз. Ашыгыч хезмәтләрнең төп киңәшләре һәм телефоннары карточкаларда җыелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International