
2025 елда Алабуга районының авыл җирлекләрендә ерак һәм барып җитү өчен авыр булган районнарда яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәтә торган «мобиль поликлиника» күчмә комплексы уңышлы эшләде. Бу авыл халкы өчен медицина хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирде.
Комплекс эше ике төп этапта оештырылган иде: беренче этап март аенда, икенчесе сентябрьдә узган. Бу вакыт эчендә «мобиль поликлиника» бик күп авылларда булды, 1591 пациентка медицина хезмәте күрсәтте. Гомумән алганда, район халкы терапевтлар, кардиологлар, эндокринологлар, офтальмологлар һәм башкаларны да кертеп, 10 төрле белгечлек табибларына 3225 тапкыр мөрәҗәгать иткән. Бу халыкка үз торак пунктларыннан чыкмыйча комплекслы медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирде. Бу хакта шәһәр планеркасында Алабуга үзәк хастаханәсенең баш табибы Мансур Потеев сөйләде.