Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга республика конкурсы оештырылды. Конкурс массакүләм мәгълүмат чараларын кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен киң яктыртуга җәлеп итү максатында үткәрелде.
Тәкъдим ителгән эшләр рус телендә дә, татар телендә дә бар иде.