

Бу атнада Алабуганың 2 нче мәктәбе укучылары сәламәтлек турында кыйммәтле белемнәрне балалар поликлиникасы фельдшеры Алеся Сәлимуллинадан алдылар. Бу хакта Алабуга үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сыйныфларның берсендә "Сәламәт яшәү рәвеше" темасына лекция үтте. Балалар дөрес туклану серләре, физик активлык һәм гигиенаның мөһимлеге турында белделәр. Балачактан салынган файдалы гадәтләрнең озак елларга нык сәламәтлек нигезе булуына басым ясалды.
Икенче сыйныфта Алеся Владимировна йөргәндә һәм утырганда сын төз булуы мөһимлегенә игътибар бирде. Мондый профилактик чаралар балаларга яшьтән үк үз хәлләрен кайгыртырга, сәламәт һәм актив булып үсәргә ярдәм итә.