
«Ватанны саклаучылар» фонды инде 2,5 ел махсус хәрби операция ветераннарына һәм һәлак булган сугышчыларның гаилә әгъзаларына ярдәм итә. Геройлар һәм аларның туганнары төрле сораулар буенча «бер тәрәзә» режимында мөрәҗәгать итә ала.
Махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның якыннары белән эш ничек алып барыла? Фонд хезмәткәрләренә барыннан да ешрак нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр?
23 гыйнварда 10:00 сәгатьтә «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының ТР буенча филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина белән туры эфирны карагыз.