2025 елда Алабуга үзәк район хастаханәсе 19 яңа табиб белән тулыланды, шуларның бишесе – укудан соң районга “юнәлеш” буенча кайткан. Узган ел 12 яшь табибка 500 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган матди түләү тапшырылган.7 белгечкә район башлыгының еллык стипендиясе билгеләнгән һәм түләнә. Социаль ипотека программасы буенча ачкычларны 6 хезмәткәр алды, шуларның 5се табиблар. Алабуга медикларының 18 гаиләсе торак белән тәэмин ителгән.
“Мондый чаралар – яшь белгечләр өчен көчле дәртләндергеч чара. Яшь белгечләргә ярдәм итү - безнең стратегиябез. Муниципалитетка һәм шәхсән район башлыгы Рөстәм Мидхәт улына һәрьяклы һәм нәтиҗәле ярдәме өчен зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Кадрлар мәсьәләсен уртак тырышлык белән генә хәл итә алабыз”, - дип билгеләп үтте Алабуга үзәк район хастаханәсе баш табибы Мансур Потеев.
Шулай ук Үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге яшь табиблар белән аларның проблемаларын хәл итү һәм яңа шартларга яраклашу өчен очрашулар уздырды. “ Яшь белгечләрнең проблемалары ачыктан-ачык тикшерелә. Эшкә керешкән белгечләр китмәсен өчен барысы да эшләнә, – диде Мансур Потеев.