“РОССИЯНЕҢ ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ – 2026” БӨТЕНРОССИЯ КОНКУРСЫНЫҢ ТӨБӘК ЭТАБЫНЫҢ ЗОНА ТУРЫ

2026 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

22 һәм 23 гыйнварда «Адымнар-Алабуга» полилингваль комплексында «Россиянең Ел укытучысы — 2026» Бөтенроссия конкурсы һәм «Иң яхшы туган тел укытучысы» конкурсының төбәк этабының зона туры узды.

Чара Татарстан Республикасының 12 районыннан үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтү өчен Алабугага килгән талантлы педагогларны җыйды.

Конкурс сынаулары югары дәрәҗәдә узды, төбәктә тәҗрибә уртаклашуның һәм укытучыларның квалификациясен күтәрүнең әһәмиятен ассызыклады.

Алабуга муниципаль районыннан конкурсантлар лаеклы чыгыш ясадылар:

— «Россиянең 2026 ел укытучысы» номинациясендә «Адымнар-Алабуга» полилингваль белем бирү комплексының инглиз теле укытучысы Вильданова Ирада Балабековна

- «Педагогик дебют» номинациясендә 10 нчы күппрофильле лицейның инглиз теле укытучысы Семенова Ксения Константиновна.

- «Иң яхшы туган тел укытучысы» конкурсында Адымнар-Алабуга» полилингваль белем бирү комплексының туган тел һәм әдәбият укытучысы Сәгъдиева Ләйсинә Сәгыйдулла кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International