АЛАБУГАДА ЙӨЗҮ БУЕНЧА "SPRINT MASTERS" ЯРЫШЛАРЫ УЗА

2026 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

Чемпион спорт комплексында «Мастерс» категориясендә йөзү буенча абсолют беренчелектә ачык республика ярышлары старт алды.

Анда Татарстан, Башкортстан, Марий Эл һәм Белоруссиядән 160 спортчы катнаша. Иң тәҗрибәлеләре - «Касатка» ветераннар клубы вәкилләре.

Ярышлар башланыр алдыннан өч яшь спортчыны һәм ике тренерны бүләкләделәр. Бу Бөтенроссия ярышларында һәм Идел буе федераль округы беренчелегендә уңышларында җиңүчеләр.

 

Чыганак «Яңа Кама» газетасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International