Бүген Алабугада район башлыгы Рөстәм Нуриев шәһәр прокуроры Айрат Низамиев белән шәһәрнең тарихи өлешен карап чыктылар. Алар хосусый милектәге мәдәни мирас объектларының торышын тикшерде. Кайбер милекчеләргә әлеге объектларны саклап калу буенча дәгъвалар бар.
Билгеле булганча, бу биналарның хуҗалары беренче чиратта сак йөкләмәләрен үтәргә тиеш. "Хәзерге вакытта шәһәр территориясендә 17 йорт – мәдәни мирас объекты урнашкан. Бүген без шундый биш объектны тикшердек", -дип хәбәр итте җир-мөлкәт палатасының исәп һәм мөлкәт бүлеге башлыгы Элеонора Бокан.
Милекчеләргә карата дәгъвалар аларның саклау йөкләмәләрен үтәмәүләрендә. Алар үзләрендә булган биналарны – фасадны, эчке бүлмәне тәңгәлләштерергә һәм, мәдәни мирас объектлары комитеты белән алдан килештереп, ремонт ясарга тиеш.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, милекчеләр объектларны таләпләргә туры китерергә вәгъдә иттеләр, аларның кайберләре биналарны сатарга яки арендага бирергә әзер.