2026 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе йомгаклары буенча республикада иң күп укучы район булып Әлки районы танылды. Анда яшәүче һәр 1 000 кешегә 595 басма комплекты яздырган. Рейтингта икенче урынны Актаныш районы алды, анда һәр 1 000 кешегә 588 басма алына. Лидерлар өчлегенә шулай ук 1 000 кешегә 430 басма күрсәткече белән Кайбыч районы да кергән.
Югары язылу тиражлары Нурлат районында теркәлгән, анда 1 000 кешегә 421 басма язылган. Минзәлә, Балтач, Мөслим, Апас, Әтнә, Кама Тамагы һәм Буа районнарында 1000 кешегә 300дән артык басма яздырылган.