«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан патриотик юнәлештәге «Герой яңашә» – «Герои рядом» ачык әдәби конкурсы игълан ителде.
Конкурсның максаты – традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм патриотизмны үстерү; Татарстан Республикасы дәүләт телләрен саклау һәм үстерү; Татарстан Республикасында әдәбият эшлеклеләренең иҗади эшчәнлеген үстерү, талантлы авторларны ачыклау һәм Татарстан Республикасында заманча әдәбият әсәрләре корпусын баету.
Конкурста катнашуга 2022 елның февраленнән Россия Федерациясе тарафыннан уздырыла торган махсус хәрби операция бурычларын хәл итү барышында Татарстанда туганнарның фидакарьлеген, батырлыгын, каһарманлыгын, патриотизмын чагылдырган 2022 елдан татар һәм/яки рус телләрендә язылган әдәби әсәрләр кабул ителә. Элек нинди дә булса конкурсларда катнашкан эшләр катнашуга алынмый.
Конкурста катнашуга гаризалар, «Роман» номинациясеннән тыш, 2026 елның 1 августына кадәр кабул ителә. «Роман» номинациясе буенча катнашуга гаризалар 2026 елның 15 октябренә кадәр тапшырырга була.
Конкурсны уздыру турында тулырак мәгълүмат «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы сайтында урнаштырылган: https://tatmedia.tatarstan.ru/index.htm/news/2481293.htm һәм Татарстан китап нәшрияты сайтында: https://tatkniga.ru белешмәләр өчен Телефон: 8 (843) 519-45-39.
Сезнең районда яшәүче авторларны Татарстан Республикасы районнарында туганнарның батырлыгын чагылдырган әсәрләре белән конкурста актив катнашырга чакырабыз.