РАЙОН БАШЛЫГЫ "ЭССЕН ПРОДАКШН АГ" АҖ КОЛЛЕКТИВЫ БЕЛӘН ОЧРАШТЫ

2026 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев "Эссен Продакшн АГ"АҖ коллективы белән очрашты.

Чарада "Эссен Продакшн АГ" АҖ генераль директоры Леонид Барышев, генераль директорның корпоратив сәясәт, дәүләт хакимияте органнары, җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек буенча урынбасары, Алабуга шәһәр Советы депутаты Илшат Шәйморатов катнашты.

Башлык узган елгы эш нәтиҗәләре турында сөйләде һәм 2026 елга планнар белән уртаклашты.

Бүгенге көндә шәһәр мәдәният йортын ремонтлау эшләре алып барыла һәм аның тирәсендәге территория төзекләндереләчәк. Шәһәрнең аскы өлешендә балалар бакчасы, ә 12 микрорайонда яңа физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзеләчәк.

Очрашу кысаларында предприятие хезмәткәрләре кызыксындырган сорауларын бирә алдылар һәм аларга башлыктан җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International