



"Барс" яшьләр үзәгендә Студентлар көненә багышланган чара - "Музыкаль лото" узды. Үзәктә Алабугб студентлары вәкилләре җыелды. Алар бергәләп музыка һәм сәнгатьне яратучылар исеме өчен көч сынаштылар.
Музыкаль лотоның мактаулы җиңүчеләре:
Алабуга мәдәният көллияте студентлары -1 урын
Алабуга медицина көллияте студентлары -2 урын
Алабуга политехник көллияте студентлары -3 урын
"Барлык катнашучыларга кызыксынулары һәм катнашулары өчен рәхмәт белдерәсебез килә, шулай ук Алабуга медицина көллияте студентларын активлыклары өчен аерым билгеләп үтәбез. Студентлар көне алдыннан Музыкаль лото безнең традициягә әверелер дип өметләнәбез һәм киләсе елда күңелле музыкаль бәйгеләргә тагын да күбрәк катнашучылар җыячакбыз", - дип уртаклаштылар оештыручылар.