
2026 елда шәһәрдә мәгариф инфраструктурасын шактый яңарту планлаштырыла. Федераль, республика һәм муниципаль бюджетлардан финанслау исәбенә түбәндәге проектлар гамәлгә ашырылачак:
- өч гомуми белем бирү мәктәбенә капиталь ремонт ясала;
- шәһәрнең тарихи өлешендә 220 урынлык яңа балалар бакчасы төзеләчәк.
Ремонт шәһәрнең 1 нче урта мәктәбендә, 10 нчы лицейда һәм Бехтерево авылындагы мәктәптә үткәреләчәк. Бу максатларга 340 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. 530 млн сумлык балалар бакчасы республика бюджеты исәбенә төзеләчәк.
Узган елда шулай ук мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына ремонт ясалды. 1 нче гимназия, Иске Күклек мәктәбе, Иске Юраш мәктәбе һәм Поспелово авылында балалар бакчасы яңартылды. 2025 елда мәктәпләрдә 4 контроль-үткәрү пункты урнаштырылды, 5 учреждениедә коймалар алыштырылды, шулай ук өстәмә рәвештә 4 металлорамка сатып алынды.