ТАТАРСТАНДА 2025 ЕЛДА ИКЕ МЕҢНӘН АРТЫК КҮП БАЛАЛЫ АНА ВАКЫТЫННАН АЛДА ПЕНСИЯГӘ ЧЫККАН

2026 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

Безнең республикада 8 яшькә кадәр өч һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән хатын-кызлар иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгу хокукына ия. 2025 елның унике ае эчендә бу хокуктан республиканың 2000нән артык анасы файдаланды.

"Вакытыннан алда пенсиягә хокук сигез яшькә кадәр уллыкка алынган балалар тәрбияләүче хатын-кызларга да кагыла. Закон нигезендә пенсиягә чыгуның яшь чикләре түбәндәгечә билгеләнгән: биш һәм аннан күбрәк балалы хатын - кызлар – 50 яшьтән, дүрт балалы хатын – кызлар – 56 яшьтән, өч балалы хатын-кызлар –57 яшьтән", –  дип хәбәр итте Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

2026 елда вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен кимендә 15 ел иминият стажы булырга һәм 30 пенсия коэффициенты тупларга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International