
А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең төбәк үзәгендә 2 нче урта мәктәп укучылары өчен экскурсия узды. Экскурсия вакытында атаклы А.С. Пушкин нәселенең тарихы турында сөйләделәр, А. С. Пушкинның Бөтенроссия музее (Санкт-Петербург) фондларыннан «Пушкин дөньясы» цифрлаштырылган картиналар күргәзмәсен тәкъдим иттеләр.
Күргәзмәдә шагыйрь һәм гаилә портретлары да бар иде. Укучылар балачактан ук күпләргә таныш рәссамнар: И. Е.Репин, А. Н. Бенуа, В. А. Фаворский, М. В. Добужинский, И.Я. Билибин, К. И. Рудаков, В. А. Гартман, Т.А. Маврина, С. В. Герасимов эшләре белән таныштылар.