2026 ЕЛНЫҢ 1 ГЫЙНВАРЫННАН ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ИНВАЛИД БАЛАЛАРНЫ КОМПЛЕКСЛЫ ТЕРНӘКЛӘНДЕРҮ БУЕНЧА ПИЛОТ ПРОЕКТЫНДА КАТНАША

2026 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү буенча Россия Социаль фондының масштаблы пилот проектында катнаша.

Татарстан белән беррәттән, программада Белгород, Брянск, Воронеж, Киров, Кострома, Липецк, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Пенза, Томск һәм Ярославль өлкәләре, шулай ук Хакасия Республикасы, Чуваш Республикасы һәм Краснодар крае катнаша. Проект 4 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага беренче тапкыр «инвалид бала» категориясе бирелгән гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Программаның төп коралы-электрон сертификат. Аның акчаларын сайланган оешманың төп 21 көнлек тернәкләндерү курсын түләүгә генә түгел, ә баланың үзенә дә, аны озатып йөрүче затка да яшәү һәм туклану чыгымнарына да тотарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International