

Исегезгә төшерәбез, 2026 елның 2-7 февралендә «Алабуга-Skills» V ачык республика һөнәри осталык конкурсы узачак. Чара Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән үткәрелә һәм эшче һөнәрләрен үстерү һәм хезмәт абруен күтәрү өчен мөһим вакыйга булып тора.
2026 елда конкурс ярышлары төп сәнәгать һәм техник белгечлекләрне үз эченә алган 25 номинация буенча узачак. Барлыгы конкурста бөтен республикадан 450дән артык белгеч һәм студент катнашыр дип көтелә.
Катнашуның төп шартлары:
- гаризалар 2026 елның 29 гыйнварына кадәр кабул ителә.
-катнашу бушлай.
Белешмәләр һәм гаризалар бирү өчен элемтәләр:
8 (85557) 4-48-95, 4-48-97.
Әһәмиятле һөнәри вакыйганың бер өлеше булу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз.