МАССАКҮЛӘМ ҮТЕРҮЛӘР ИДЕОЛОГИЯСЕНӘ ҖӘЛЕП ИТЕЛГӘН ЗАТНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ МОДЕЛЕ

2026 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

"Колумбайн" хәрәкәтенең идеологиясе белем бирү учреждениеләрендә массакүләм кешеләрне үтерүләрне аклауны яки тормышка ашырырга омтылуны күздә тота. 2022 елның 2 февралендә Россия Федерациясе Югары суды тарафыннан әлеге хәрәкәт террористик дип танылды һәм аның эшчәнлеге Россия территориясендә тыелды.

Яшүсмернең "скулшутинг" ясавы яки әзерләве еш кына "буллинг" (эзәрлекләү, мыскыл итү) нәтиҗәсе булып тора, ул уку коллективында укучыга психологик яки физик йогынты ясый. "Буллинг"ның түбәндәге төрләрен аерып күрсәтәләр: вербаль, физик (кыйнау, этеп җибәрү, милекне бозу), социаль һәм кибербуллинг. "Буллинг" бер затка карата да, яшьтәшләр төркеменә карата да башкарылырга мөмкин. Моның сәбәбе булып яшүсмернең тышкы физик үзенчәлекләре, гаиләнең аз керемле булуы, матди байлыкның булмавы, начар өлгереш һәм коллектив эчендә багланышлар урнаштыруның катлаулылыгы булырга мөмкин.

Әгәр дә сез "буллинг" шаһиты яки объекты булган очракта, шул исәптән Интернет челтәрендә кичекмәстән үзегезнең якын туганнарыгызга һәм сыйныф җитәкчесенә яки ышаныч телефонына моның турында хәбәр итегез. Башкаларның бәла- казаларына битараф калмагыз – бу шәхсән үзегезгә дә кагылачак фаҗигагә китерергә мөмкин!

"Колумбайн" террорчылык идеологиясе йогынтысына эләгү билгеләрен ачыклаганда сезнең даирәдәге кешеләрдә мәгариф оешмасы администрациясенә хәбәр итегез, шулай ук кичекмәстән хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итегез – шул рәвешле сез кеше гомерләрен һәм язмышларын коткарачаксыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International