"ХАЛЫК ИНСПЕКТОРЫ": АЛАБУГАЛЫЛАРГА ХОКУК БОЗУЛАР ТУРЫНДА НИЧЕК ХӘБӘР ИТӘРГӘ ҺӘМ БҮЛӘК АЛЫРГА

2026 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2014 елдан Россиядә «Халык инспекторы»дәүләт системасы эшли. Аның максаты – гражданнарга юл хәрәкәте һәм төзекләндерү өлкәсендәге хокук бозулар турында смартфон ярдәмендә оператив хәбәр итәргә ярдәм итү.

2024 елның 9 сентябрендә яңартылган мобиль кушымта чыкты. Хәзер кулланучылар проблемаларны теркәп кенә калмый, ә хокук бозуларның билгеле бер категорияләре буенча һәр хупланган гариза өчен акчалата бүләк алырга да мөмкин.

Түләү каралган хокук бозуларның тулы исемлеге «Халык инспекторы» кушымтасында ук бар. Аны йөкләп алыгыз, кагыйдәләр белән танышыгыз һәм шәһәрне яхшырак итә башлагыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International